Болгар ислам академиясенә цифрлаштырылган борынгы кулъязмалар бүләк иттеләр

Интернет ресурслар сылтамалары исемлегендә дөньяның 44 иленнән 100 меңнән артык манускрипт җыелган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы Болгар ислам академиясенә борынгы кулъязмаларның электрон архивларын үз эченә алган интернет ресурслар сылтамалары исемлеген тапшырды, анда дөньяның 44 иленнән 100 меңнән артык манускрипт җыелган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы әлеге база белән куллануны өйрәнү өчен Болгар ислам академиясенең профессор-укытучылар составы һәм студентлары арасыннан берничә кешене билгеләргә тәкъдим итте һәм бу мәсьәлә буенча онлайн укулар үткәрергә әзер булуын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кылды. Шул вакытта Әбү-Дабида Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе Али Рашид Әл-Нуайми белән очрашты. Шулай ук анда Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы һәм Болгар ислам академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Имзаланган документ ислам фәннәре буенча уку-укыту программаларын эшләүне, Россиядә ислам тарихы буенча тирән тикшеренүләр әзерләүне, уртак белем бирү һәм тикшеренү проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота.