Питрәч районының Пановка авылында «Хәлил» мәчете ачылды

Мәчет төзү инициаторы Руслан Хәлилов «ТАССР ның 100 еллыгы» медале һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте медале белән бүләкләнде.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районының Пановка авылында «Хәлил» мәчетен ачу тантанасы узды. Объект 2018 елда төзелә башлаган иде. Бу хакта Туры инвестицияләр фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет төзелешен «Пановка авыл җирлегенең муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм» фонды рәисе Руслан Хәлилов башлап җибәрде.

Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Питрәч районы җитәкчесе Илһам Кашапов, хәйриячеләр һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Тантанада «Пановка авыл җирлегенең муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм» фонды рәисе Руслан Хәлиловка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте медале, «ТАССРның 100 еллыгы» медале, Питрәч районы башлыгы һәм Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуровтан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Безнең авылда мәчет турында күптән хыялланганнар иде. Беренче ташны ике ел элек салдылар, һәм менә бүген озак көтелгән ачылыш тантанасы булды. Авылдашларыбыз хыялы чынга ашуына шатмын», — дип сөйләде Руслан Хәлилов.

Яңа мәчетнең гомуми мәйданы 200 квадрат метр, 50 кеше сыя.