Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанның һәм Татарстанның «Хәләл» комитетлары хезмәттәшлек итәчәк
«Хәләл» һәм «Хәләл Даму» комитетлары хәләл сертификатларын үзара тану турында килеште.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлаштыру комитеты рәисе Әббәс Шляпошников һәм Казахстан Диния нәзарәтенең «Хәләл Даму» стандартлаштыру һәм сертификацияләү учреждениесе директоры Айбәк Әскәрбәкулы дуслык һәм хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.
Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, әлеге документ Казахстан Диния нәзарәте делегациясе Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» XII халыкара икътисади саммитында катнашкан чакта имзаланган.
«Хәләл» һәм «Хәләл Даму» комитеты арасында меморандум хәләл сертификатларын ике учреждение арасында үзара тануны, ике ил арасында сертификацияләнгән продукцияне тоткарлыксыз экспортлауны, уртак проектларны тормышка ашыруны, тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашуны, хәләл мәсьәләләре буенча төрле чаралар һәм укыту семинарлары үткәрүне, шулай ук төбәк һәм халыкара дәрәҗәдә якларны үзара алга таба этәрүне күздә тота.
Таможня берлегендә катнашучы илләр арасында товар әйләнешенең 30 проценты чамасын хәләл азык-төлек продуктлары тәшкил итә, аларның бер өлеше Татарстаннан килә.
Илдә «QMDB HALAL» сәүдә маркасы белән җитештерелгән продукция шулай ук Россия Федерациясенә һәм Татарстанга экспортлана. «Шуңа күрә сертификацияләү буенча ике орган арасында меморандум уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам», — диде Айбәк Әскәрбәкулы.
«Хәләл» стандартлаштыру комитеты рәисе Әббәс Шляпошников дин өлкәсендә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге тарихи документ ике ил арасында рухи һәм мәдәни багланышларга уңай йогынты ясаячак, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз