Мәчетләр корбанлыкларга гаризалар кабул итә

Мөселманнар быел Корбан гаетен 21 августта билгеләп үтә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнар быел Корбан гаетен 21 августта билгеләп үтә. Бәйрәм намазыннан соң өч көн дәвамында, ягъни 21, 22, 23 август көннәрендә корбан чалырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре мәчетләрендә корбанлыкларга гаризалар кабул итү бара.  Мәчетләрнең адресы һәм телефон номерларын Татарстан Диния нәзарәте сайтында белергә була.