news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясен тәмамлаучыларга котлау юллаган

Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышына диплом тапшыру тантанасы узды.

Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясен тәмамлаучыларга котлау юллаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышына Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәех Равил Гайнетдин татар һәм рус телләрендә котлау юллаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы вә шәхсән үз исемемнән Болгар ислам академиясен беренче төркем ислам гыйлемнәре магистрларын әзерләп чыгаруы белән тәбриклим.Укуларын тәмамлаучы яшь галимнәргә магистрлык диссертацияләрен әзерләп, уңышлы яклау белән хәер-догаларымны, ихлас йөрәктән чыккан иң изге теләкләремне ирештерәм», — ди ул.

Ул диплом алучыларга Болгар академиясендә тупланган белемнәре, бу тарихи җирлектә алынган рухи азык дәвамлы вә бәрәкәтле булсын, хак динне таратуга, калебләрне нурландыруга сәбәпче булсын дип тели.

«Биредә алган гыйлемнәр Аллаһ Гыйззә вә Җәллә каршында аманәтегез булып, аларны сакларга, арттырырга вә өммәтебезгә җиткерергә, дин юлыннан атларга насыйп булсын», диелгән Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе котлавында.

Бүген Болгар ислам академиясендә беренче чыгарылыш — 23 студент «ислам фәннәре» юнәлеше буенча магистр дипломнарын алды. Тарихи чыгарылыш Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендә, Академия урнашкан җирлектә узды. Чарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин катнашты, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100