Буаның яңа мәчетенә манара куелачак

Барлык төзү эшләре хәйрия акчасына башкарыла.

(Буа, 3 июлль, "Татар-информ", "Байрак"). Буаның яңа мәчетенә манара куелачак. Бу хакта район мөхтәсибәтенең матбугат секретаре Шамил Вәлиуллин хәбәр итте, дип яза район басмасы.

Шушы көннәрдә аның түбәсен ябу эшләре тәмамланган. Кыш җиткәнче тәрәзә, ишек куеп, идән һәм түшәм җәеп калдырмакчылар.

Алдан әйткәнебезчә барлык төзү эшләре хәйрия акчасына башкарыла.