Татарстан мөфтияте Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат очрашуына чакыра

Камил хәзрәт ураза тотуның үзенчәлекләре, аның йолалары турында сөйләячәк. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда уздырырга ниятләгән чаралар хакында да мәгълүмат биреләчәк

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Татарстан мөфтияте Рамазан ае башлану уңаеннан, 5 июль көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында матбугат очрашуына чакыра.

Татарстан мөфтияте Голәмәләр Советының эш төркеме карары нигезендә 2013 елның 9 июлендә Изге Рамазан ае башлана.

Камил хәзрәт ураза тотуның үзенчәлекләре, аның йолалары турында сөйләячәк. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда уздырырга ниятләгән чаралар хакында да мәгълүмат биреләчәк, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.