news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә “Ибн Таймиянең тәүбәгә килүе” китабы нәшер ителде

Китапчыкта ялган сәләфиләргә бәйле темаларның берсе — юлбашчылары саналган Әхмәд ибн Таймиянең (һиҗри белән 661-728 еллар) язма рәвештә тәүбәгә килү тарихы яктыртыла.

Нәзарәттә “Ибн Таймиянең тәүбәгә килүе” китабы нәшер ителде
dumrt.ru

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Ибн Таймиянең тәүбәгә килүе» исемле тарихи документны дөньяга чыгарды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапчыкта ялган сәләфиләргә бәйле темаларның берсе — юлбашчылары саналган Әхмәд ибн Таймиянең (һиҗри белән 661-728 еллар) язма рәвештә тәүбәгә килү тарихы яктыртыла. Ул аның үз кулы белән 707нче елда язылган. Тәүбә кылу тексты «Нәҗм әл-Мухтади вә раҗм әл-мүгътади» китабыннан алынган, аның авторы — Ибн әл-Мүгаллим әл-Кураши — тәүбә текстын үз күзләре белән күргән вакыйгалар шаһите була.

Шунысы мөһим, әһле-сөннәт галимнәре әлеге документның дөреслеген шик астына куймый. Аерма аларның бу тарихи документка карата мөнәсәбәтләрендә генә: берәүләр Ибн Таймиянең ихласлыгына ышаналар, икенчеләре аны чынлап та үз карашларын үзгәртмәгән, ә бары тик мәҗбүр ителеп кенә үкенгән, дип саный. Әлеге басмада укучылар бу фикерләрнең һәммәсе белән дә җентекләп таныша, ялган сәләфиләрнең ялгыш карашта булуларына инана ала.

Китапчыкны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100