news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Заманча дини белем бирүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм аны камилләштерү юллары” дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырыла

Аны РИИ, ТР Җәмәгать палатасы һәм Казан духовная семинариясе белән берлектә, оештыра

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 4 июнь көнне көндезге 1дә, Россия ислам институтында “Заманча дини белем бирүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм аны камилләштерү юллары” дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырыла. Аны РИИ, ТР Җәмәгать палатасы һәм Казан духовная семинариясе белән берлектә, оештыра.

Хәзерге вакытта дини белем бирү заманча Россия мәгариф системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Әмма шуны билгеләп үтү зарур: дини белем бирүнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа бәйле рәвештә, дини уку йортлары кайбер проблемаларга юлыга. Түгәрәк өстәл әнә шул проблемалар буенча фикер алышуны һәм аларны чишү юлларын эзләүне күз уңында тотып үткәрелә.

Аерым алганда, дини уку йортларында дөньяви фәннәрне укыту, югары квалификацияле кадрларны әзерләү мәсьәләләре, югары дини белем бирү йортларында дистанцион укытуның перспективалары турында фикер алышу була.

Бу хакта РИИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot