Районның җәйге мөселман лагерьларына лаеклылар гына барачак

Районның җәйге мөселман лагерьларына лаеклылар гына барачак

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Татарстанның Мамадыш районы мәчете каршында оештырылган балаларның җәйге лагере үзенең эшен башлап җибәрәчәк.

Әлеге лагерьга ел саен район үзәгеннән һәм авылларыннан кырыклап бала килә. Алар мәчет хезмәткәрләре тарафыннан гаризалар буенча сайлап алына. Әхлакый-сәламәтләндерү лагеренда балалар ял итү белән бергә, табигатькә һәм төрле урыннарга экскурсиягә чыга. Шулай ук аларның ялы Ислам темасына багышланган бәйгеләр һәм викториналар белән дә аралаштырыла.

«Лагерьга килергә теләүче балалар шактый. Ләкин урыннар чикле булганлыктан, без балалар арасыннан иң лаеклыларын гына сайлап алабыз», - диде мәчет имамы Илһам хәзрәт.

Лагерьның вакыты кырык көнгә исәпләнгән.