news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары төбәктә яшәүчеләрне ифтар мәҗлесенә чакыра

Мәҗлестә 50-70 кешенең катнашуы көтелә.

Краснодар татарлары төбәктә яшәүчеләрне ифтар мәҗлесенә чакыра
Владимир Васильев/архив

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 4 май көнне, Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы төбәктә яшәүче дин кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесе үткәрә.

«Ифтарларны Рамазан аенда ел саен үткәрәбез. Иртәгә булачак мәҗлестә 50-70 кеше катнашырга тиеш. Ураза тотучы милләттәшләребезне һәм теләгән һәркемне чакырдык. Ифтарда оешма ветераннары, дин әһелләре дә катнашачак», — диде «Болгар-К» татар оешмасының координация советы әгъзасы Ирина Санзяпова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ифтарга килүчеләрне татар халык ашлары белән сыйлаячаклар. «Кунаклар активистларыбыз пешергән татар халык ашлары: токмач ашы, итле бәрәңге, өчпочмаклардан авыз итә алачак», — диде ул.

Ифтар мәҗлесе иртәгә, 4 майда, Краснодар шәһәренең Мәскәү урамында урнашкан 59/1 йорт адресы буенча 18.30 сәгатьтә узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100