420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Җырчы Салават Фәтхетдинов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә үзенең намаз укый торган өен күрсәтте.
«Кадерле дуслар! Өйдән чыгарга ярамаганлыктан, мин үземнең намаз укый торган өемә килдем. Бүген 1 апрель — әтием вафат булган көн. Аның рухына дога кылу өчен бирегә килдем. Ул бик яшьли китте, аңа нибары 54 яшь иде», - ди артист видеоязмада.
Салават видеороликта намаз өенең бүлмәләрен күрсәтте, анда китаплар, намазлыклар, шәмаилләр бик күп. «Кайгы-хәсрәт күрмичә яшик, дуслар. Исән-имин булыйк. Барысы да үтәр», - дип искәртте ул.
Интернеттан файдаланучыларга Салаватның намаз укый торган өе ошаган. Күпләр соклануын белдергән һәм әтисенең урыны оҗмахта булуын теләгән.