news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Коронавирус геномы — гөнаһта»: Татарстан мөфтие һәм митрополиты мөрәҗәгать итә

Татарстанның ислам һәм православие дине лидерлары изоляция шартларында өйдә дога кылырга чакыра.

«Коронавирус геномы — гөнаһта»: Татарстан мөфтие һәм митрополиты мөрәҗәгать итә
Владимир Васильев

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фикеренчә, коронавирус геномы — гөнаһта. Бүген Татарстан митрополиясе башлыгы һәм Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирустан саклану әһәмиятен әйтеп чыгыш ясадылар.

Дини лидерлар җирдәге вакытлыча тормыш — мәңгелеккә юл, ә көндәлек мәшәкатьләр һәм сынаулар аңа әзерлек булуын аңларга кирәклеген искәртә. «Безнең иманыбыз никадәр тирән, ныклы һәм ихлас соң? Коронавирус — безгә кисәтү ул. Без тормыш-көнкүрешебезнең, дөньяга килүебезнең мәгънәсе турында уйланырга һәм үзебезне рухи яктан камилләштерергә, яшәү рәвешебезне үзгәртергә тиешбез», — ди алар.

«Нәрсә өчен бу безгә? Нәрсә ул коронавирус? Шушы сорау һавада эленеп тора. Безнең фикеребезчә, коронавирус геномы гөнаһта. Мондый күренешләрнең нигезендә гөнаһ ята. Бу хәвефле көннәрдә кешелек алга таба ничек яшәргә, Җир һәм һава арасында нинди мөнәсәбәтләр төзергә дип уйланырга тиеш. Рухи законнарның мөһимлеге физик законнардан кимрәк түгел», — дип саный Феофан атакай.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның да илне афәттән коткару өчен моңарчы күрелмәгән карарлар кабул итүен искәртте. «Православмы сез, мөселманмы — изоляцияне кабул итегез, авырсынмагыз. Бу таләпне үтәргә кирәк. Сугыш вакытында әллә окопларда җиңел булганмы? Юк, ләкин шулай җиңүгә барганнар. Татар, рус, әрмән бергә булганнар. Берләшсәк, мәкерле коронавирус дошманын җиңәчәкбез», — диде митрополит Феофан.

«Тиздән пасха, мин тынычланыйк дим, әйдәгез, өйдә дога кылыйк. Өйдә дога кылсак, җиңүгә зур адым булачак», — дип киңәш итте. Дин лидерлары мөрәҗәгатьтә авыр сынаулар, сугышлар, ачлыклар, эпидемияләр вакытында бердәм булып дога кылганда һәм тәүбәгә килгәндә, Яралтучы Зат халыкны бәла-казалардан коткарган, юаныч биргән һәм рәхмәтен насыйп әйләгәнен искәртте. 

Татарстан мөфтие һәм митрополиты бу көннәрдә авыруларга, картларга, мохтаҗларга аеруча игътибар, ярдәм күрсәтергә кирәклеген, вирустан саклану чараларын үтәргә кирәклегенә басым ясый. Шулай ук, алар бу рәхимсез сынау кешелекне мәңгелек рухи кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт, игелек, ихлас теләктәшлек һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр иткәнен билгеләп уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100