news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус шартларында Рамазан ае турында сөйләшәчәкләр

«Без казыйлар белән киңәшләшеп, барлык сорауларга җавап табарбыз», — диде Татарстан мөфтие.

Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус шартларында Рамазан ае турында сөйләшәчәкләр
Владимир Васильев

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген беренче тапкыр онлайн рәвештә Голәмәләр шурасы утырышы булачак. Анда коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булу аркасында мөселманнар өчен Рамазан ае ничек узачагы турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

«Без казыйлар белән киңәшләшеп, барлык сорауларга җавап табарбыз дип уйлыйм. Вазгыять көн дә үзгәреп торырга мөмкин, шуңа күрә Диния нәзарәте карарларын күзәтеп барырга киңәш итәм», — диде мөфти.

Камил хәзрәт әйтүенчә, республикакүләм ифтар турында да әлегә сүз алып барып булмый. «Карантин бетсен иде дип телибез без, беренче чиратта, республикакүләм ифтар булмаса да ярый», — дип әйтте ул.

Татарстан мөфтие сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны әлегә Хаҗга әзерләнмәскә киңәш итә. «Без инде көтәбез, ләкин барып булмау ихтималы зур», — диде мөфти.

Изоляция вакытында мөфти үз гаиләсе белән өйдә утырганнарын әйтте. «Балалар да Интернет аша укый, чыкмаска тырышабыз», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100