Ш.Мәрҗани музее «Даруль-кутуб» электрон китапханәсенә борынгы китаплар тапшырды

Коллекциянең төп байлыгын мәшһүр татар мөфтие һәм мәгърифәтче, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Галимҗан Барудиның шәхси китапханәсеннән хезмәтләр тәшкил итә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Darul-Kutub.com татар дини мирасының электрон китапханәсе Мәрҗани музей-йорты коллекциясеннән борынгы басмалар алды. Әлеге китаплар алга таба сайтта урнаштыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йорты белгечләре тарафыннан сканерланачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Коллекциянең төп байлыгын мәшһүр татар мөфтие һәм мәгърифәтче, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Галимҗан Барудиның шәхси китапханәсеннән хезмәтләр тәшкил итә.

«Мәрҗани музей-йорты белән хезмәттәшлек итү Россия мөселманнарына татар халкының бай дини мирасын өйрәнүдә өстәмә этәргеч булуына ышанабыз, — дип билгели Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең „Даруль-кутуб“ проекты җитәкчесе Исмәгыйль Нәширбанов. — Без һәрбер кеше үзенә кирәк сирәк очрый торган китапларны таба алсын өчен тырышабыз».