Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Кушма Штатларда Ислам диненең толерантлылыгын күрсәтәчәк

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Кушма Штатларда Ислам диненең толерантлылыгын күрсәтәчәк

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Мәскәүдән алынган мәгълүматларга караганда, бүген Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мөфтияттә Америка яһүдләре конгрессы рәисе Джек Розенны кабул иткән. Очрашуда шулай ук БДБ илләренең яһүд җәмгыятьләре рәисе Лев Леваев һәм Россиянең баш раввины Берл Лазар да катнашкан.

Әңгәмә барышында мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Америка кунагына Россия мөселманнарының бүгенге тормышы турында сөйләгән. Мөфти фикеренчә, Россиядә империя чорыннан ук янәшә яшәүче төрле дин вәкилләренә хезмәттәшлекнең төрле формаларын табуда халыкның зирәклеге ярдәм иткән. Джек әфәнде Розен да яһәүдләр һәм мөселманнар хезмәттәшлегенең күпдинле Россиядә тупланган тәҗрибәсе бик тә уникаль булуын билгеләп үткән һәм конструктив Ислам үрнәген күрсәтү өчен Равил хәзрәт Гайнетдинны АКШка кунакка чакырган. Очрашу барышында шулай ук Якын Көнчыгыштагы вәзгыять турында да сүз булган.