Динне тормыш рәвешен сәламәтләндерүгә таба юнәлтү хакында

Динне тормыш рәвешен сәламәтләндерүгә таба юнәлтү хакында

(Төмән, 2 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәндә өлкә мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, аның урынбасары Алишер хәзрәт, Нефть һәм газ университетының диннәр факультеты доценты Михаил Йосыпов, Диния нәзарәте референты Әсмабикә Мирхәйдәрова һәм өлкә хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе катнашкан бер әһәмиятле очрашу булып үтте.

Галимҗан хәзрәт соңгы елларда Диния нәзарәтенә өлкә хөкүмәте тарафыннан игътибарның кимеп баруы турында борчылып сөйләде. Нигъмәтулла хаҗи исемендәге Манҗел мәчетендә ачылган мәдрәсә дә ярдәмгә мохтаҗлык кичерә. Дин башлыгы Төмән шәһәре хакимиятенең, төрле сәбәпләрне сылтау итеп, Ленин урамындагы элеккеге мәчетне кайтарып бирмәве өстенә, яңа мәчет төзү өчен урын бирми торуы һәм башка күптөрле мәсьәләләр турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Михаил әфәнде Йосыпов Россиядә Ислам диненә карата салкын караш террорчылык хәрәкәте белән дә бәйле, диде. Террорчылыкның нигезендә Ислам ята, дигән ялгыш карашның җәмгыятебезнең төрле катламнарына үтеп керүе илдәге сәясәтне катлауландырды һәм ул үзен бүген нык сиздерә, дип өстәде ул.

Очрашуда катнашучылар Ислам диненең тыныч яшәүгә, мәрхәмәтлелеккә өнди торган дин икәнен күрсәтү өчен җитди чаралар күрелергә тиеш, дигән фикергә килде. Халыкка, мөселман динендәге кешеләргә генә түгел, башка дин вәкилләренә дә Ислам диненең асылын күрсәтергә кирәк. Аның өчен ишеге һәркемгә ачык бер үзәк булдырырга, анда дингә бәйле һәм диндә яшәүгә кагылышлы темаларга төрле әңгәмәләр, очрашулар үткәрүне оештырырга, Дини идарәнең өлкәгә яңа җитәкчелек килгәннән соң финанс ярдәме тукталу сәбәпле чыгудан туктаган «Хикмәт» газетасын торгызырга һәм дини конференцияләр үткәрергә кирәклеге турында әйтелде.

Шушы ниятләрне гамәлгә ашыру өчен, очрашуда катнашучылар өлкә хөкүмәтенә үтенечләр белән мөрәҗәгать итү турында килеште. Михаил әфәнде Йосыпов Ислам бүлмәсен Нефть һәм газ университетындагы бер бүлмәдә оештырырга мөмкин булуын әйтте һәм ул конференцияне дә шул ук университет залында үткәрү мөмкинлеге бар, дип ышандырды.