Нижгарда РФ Мөфтиләр шурасы вәкиллеге ачыла

Нижгарда РФ Мөфтиләр шурасы вәкиллеге ачыла

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, март башында шәһәрдә РФ Мөфтиләр шурасы вәкиллеге ачылачак. Ул Иделбуе федераль округындагы мөселман оешмаларының эшчәнлеген координацияләү белән шөгыльләнәчәк. Яңа вәкиллек өчен өлкә хакимияте тарафыннан Рождественская урамыннан инде бина да бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә анда төзекләндерү эшләре бара һәм ул мартка кадәр төгәлләнер дип көтелә.

РФ Мөфтиләр шурасы вәкиллегенең нәкъ менә Түбән Новгородта ачылуы биредә Диния идарәсенең бик көчле булуы белән һәм өлкә мөселманнары Диния идарәсе рәисе Үмәр хәзрәт Идрисовның узган ел Россия Мөфтиләр шурасының Иделбуе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнүе белән аңлатыла.