Алман университетында Ислам гыйлеме факультеты ачылды

Алман университетында Ислам гыйлеме факультеты ачылды

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Алманиянең Бавария өлкәсендәге Нюрнберг университетында Ислам гыйлеме факультеты ачылуы мәгълүм булды. Бүгенге көндә Бавариянең фәнни эзләнүләр һәм сәнгать министрлыгы факультеттагы профессор һәм мөгаллим вазифаларына конкурс игълан иткән. Сайлап алынган мөгаллимнәр җәйдән үз вазифаларына керешер дип көтелә. Ислам гыйлеме факультетында Коръән, шәригать кануннары, Ислам тарихы һәм башка фәннәр укытылачак. Программада шулай ук башка диннәргә дә кыскача күзәтү ясау каралган. Факультетны тәмамлаган студентлар башлангыч һәм урта мәктәпләрдә Ислам нигезләрен укыту хокукына ия булачак һәм алар үзләренең белемнәрен башка илләрдәге Ислам уку йортларында арттыру мөмкинлегенә дә ия.

Бүгенге көндә Алманиядә 3,4 миллион мөселман яши, һәм аларның саны көннән-көн арта тора. Бавариядә генә дә Ислам нигезләре 21 мәктәптә укытыла, Рейн өлкәсендә исә Ислам нигезләрен инде 100 дән артык дәүләт мәктәбендә укыта башлаганнар. Кайбер мәгълүматларга караганда, Алмания мәктәпләрендә бүгенге көндә бер миллионга якын мөселман баласы белем ала. Алар арасында татар балалары да бар, һәм Алманиядә яшәүче татарларның саны елдан-ел арта тора. Димәк, алар бу илдә ирекле рәвештә Ислам нигезләрен өйрәнү хокукына ия. Чөнки моңа Алманиянең төп законы — Конституция (7 нче маддә) гарантия бирә. Әлбәттә, бүгенге катлаулы вәзгыятьтә аерым даирәләр тарафыннан исламофобия махсус рәвештә күпертелгән бер вакытта, Алманиядә хөкүмәт башлангычы белән Нюрнбергтагы университетта Ислам гыйлеме факультеты ачылуы зур хокукый һәм сәяси әһәмияткә ия. Узган ел июль аенда Алмания башкаласы Берлинда да Ислам академиясе ачылган иде.

Хөкүмәтнең вөҗдан иреге өлкәсендә чын мәгънәсендә толерантлылык үрнәге күрсәтүен исәпкә алып, Алманиянең мөселман оешмалары илдәге барлык 16 өлкәнең дә мәгариф министрлыкларына Ислам фәннәрен мәктәп программаларына кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.