news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчет 30 еллыгын билгеләп үтте

Бәйрәм чарасы мәдрәсәдә узды.

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчет 30 еллыгын билгеләп үтте
https://www.instagram.com/emet73tat/

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Чардаклы районындагы мәчет эшли башлаганга 30 ел вакыт узган. Шул уңайдан мәчет карамагында эшләп килүче мәдрәсәдә бәйрәм чарасы үтте.​

Тантанада Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров, өлкә мөфтиләре Сәүбән хәзрәт Сөләйманов белән Илдар хаҗи Сафиуллин, район мөхтәсибе, Мирный бистәсе имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов, Чардаклы мәчете имам-хатыйбы Шәрифулла хәзрәт Хисамов катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук чарага өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, район авыллары муллалары, өлкә татар автономиясе президиумы әгъзасы, район татар автономиясен егерме ел җитәкләгән Җәмил Хакимов, автономиянең хәзерге рәисе Җәүдәт Мубинов та килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100