news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Тарихи мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итә

Тарихи мәчет бинасы төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты санала.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе Виктор Кудряшов Самара шәһәренең Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәчетне реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, тарихи мәчет бинасы төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты санала.

Советлар хакимлек иткән елларда биредә балалар бакчасы урнашкан булган. 2005 елда мәчетне дин тотучыларга кайтарганнар. Иман йорты бер үк вакытта меңгә якын кешене сыйдыра. Мәчеттә намазлар үткәрелә, биредә дини әдәбият тупланган китапханәдә дә бар.

Аллаһ йортында реконструкция 2008 елдан бирле бара. Эшләр өлкә бюджетыннан бүленгән һәм дин тотучылар биргән акчага финанслана.

Хәзерге вакытта объектта барлык инженерлык челтәрләре дә алыштырылган. Төп, тарихи бинага ике корылма (гөмбәзле ике катлы бина һәм 38 метр биеклегендәге манарасы булган ике катлы бина) кушып салынган, цоколь биеклегендәге кат төзелгән.

Очрашуда проектны тәмамлау өчен кирәкле эшләрнең күләме һәм финанслау чыганаклары хакында фикер алыштылар. Бинаны тулысынча торгызу өчен тәрәзә һәм ишек уемнарын алыштыруны төгәлләргә, ишекләр урнаштырырга, эчке бизәкләү эшләрен тәмамларга һәм декоратив элементлар урнаштырып фасадны җылытырга, территорияне тәртипкә китерергә һәм асфальт җәяргә, койма тотарга һ.б. эшләр башкарырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100