news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярск Җәмигъ мәчетенә махсус ясалган бизәкле ишекләр куйганнар

Ишек алюминийдан ясалган, эчендә җылыту материалы һәм корыч пластина урнаштырылган, ислам стилистикасында уемлы орнамент белән бизәлгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Красноярск Җәмигъ мәчетендә дизайн белән эшләнгән яңа ишекләр урнаштырылган.

Ишекләр Себер шартларын исәптә тотып, махсус заказ буенча остаханәдә эшләнгән, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.

Ишекләр үзләре алюминийдан ясалган, эчендә җылыту материалы һәм корыч пластина урнаштырылган. Ишекләрне ислам стилистикасында уемлы орнамент бизи. Ишек тоткалары да шулай ук заказга әзерләнгән.

Үзәк ишекләр меценат – мәчеткә йөрүче мәхәллә кешесе акчасына ясалган. Шундый ук стильдә, ким дигәндә, җиде ишек ясау ниятләнә.

Аннан соң реконструкция планы нигезендә, идәнгә ак плитә җәю һәм мәчетнең үзен ак төскә буяу планлаштырыла.

Киләсе елда бөтен җылыту системасын яңарту, җылы идәннәр урнаштыру, мәчет территориясен төзекләндерү һәм яктырту эшләре башланачак. Шулай ук асфальтны брусчаткага алыштыру күздә тотыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100