news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карачай-Черкас мәчетләрендә җомга намазларына җыелырга рөхсәт иттеләр

Җәмәгать намазлары битлек режимын саклап һәм социаль дистанцияне үтәп башкарганда рөхсәт ителә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Карачай-Черкас мөселманнары Диния нәзарәте, төбәктә эпидемиологик вазгыять яхшыру сәбәпле, мәчетләрдә җомга намазларына җыелырга рөхсәт итте.

«Интерфакс» мөфтияткә сылтама белән хәбәр иткәнчә, җәмәгать намазлары битлек кию режимын саклап һәм социаль дистанцияне үтәп башкарганда рөхсәт ителә.

Республика Диния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, катнашучылар аз булган мәчетләрдә мәет озату чаралары уздыру да рөхсәт ителә.

Карачай-Черкас мәчетләрендә коллектив гыйбадәт кылуны вакытлыча тыюны 2021 елның 20 октябреннән керткәннәр иде. Чикләүне Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә, Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле игълан иттеләр.

Төбәктә оператив штаб мәгълүматлары буенча, Карачай-Черкаста ноябрьдә хастаханәләрдә Covid-19 коронавирусы инфекциясеннән дәваланучы пациентлар саны ике тапкыр кимегән.

1 декабрьгә Карачай-Черкаста коронавирус инфекциясенең 30 170 очрагы ачыкланган, шул исәптән 81 очрак — соңгы тәүлектә. 26 31 кеше авырудан терелгән, 863 кеше коронавирустан үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100