news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ислам. Беренче адымнар» проектының 8нче сезоны тәмам

«Ислам. Беренче адымнар» проекты — кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара.

«Ислам. Беренче адымнар» проектының 8нче сезоны тәмам
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Нәзарәтнең халык арасында зур популярлык казанган проект — «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе үз эшен төгәлләде. 8нче тапкыр уздырыла торган бу төркемдә 60 кеше шәһадәтнамә алды.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «шәкертләрне» сәламләп, аларга «нигез» төшенчәсе турында кыска вәзгазь сөйләде: «Тормышыбыз, белемебез, өебез булсынмы — барысы да нигезле, ныклы булырга тиеш. Мөселман кешесенең нигезе — ул иман».

Хәзрәт Ислам диненең төп терәк нигезләрен бәян кылды, Ислам тарихыннан гыйбрәтле вакыйгалар китерде, шулай ук дога кабул булуның серләрен ачты, сорауларга җавап бирде һәм «шәкертләрне» белем алуларын дәвам итәргә өндәде, әгәр дә теге яки бу мәсьәләдә белем җитмәүне сизсәләр, гыйлемле имамнарга мөрәҗәгать итәргә чакырды, дип яза ТР Диния нәзарәте.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты — кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Тыңлаучылар 8 дәрес эчендә — атнага бер тапкыр — тәһарәт, намаз серләренә төшенә. Шуларга өстәп, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, гакыйдә, хәләл-хәрам мәсьәләләрен үзләштерә. Сезон тәмамлану тантанасында проект катнашучыларына шәһадәтнамәләр, шулай ук истәлекле бүләк — Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты әзерләп бастырган Коръәннәр тапшырылды.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Сигез сезон дәвамында әлеге курсларда 720 кеше белем алды һәм намазга басты. Белем бирү татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Дәресләрне мөфтият белгечләре һәм хәзрәтләр бирә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100