news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы башлыгы мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты

Мәдрәсәдә барлыгы 285 укучы белем ала.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов Буа мәдрәсендә булды һәм андагы яшәү шартлары белән танышты, укыту-тәрбия эше белән кызыксынды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Мәдрәсәдә укыту-тәрбия эше 3 төрле формада алып барыла: көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып. Монда барлыгы 285 укучы белем ала. 35 укучы мәдрәсәдә яшәп укый. Аларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Өч мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итү дә оештырылган.

Мәдрәсәгә мәктәп укучылары да йөри. Алар монда мәктәптән бушаган вакытта киләләр. Балаларга дин нигезләрен тәҗрибәле укытучылар, Коръәнхафизлар укыта.

Ранис Рафис улы шәкертләр белән очрашты, белем алуның узенчәлекләре белән кызыксынды, татар теле дәресендә булды.

2020 ел мөфтият тарафыннан җөмһүриятебездә Туган тел елы дип игълан ителде. Буа мәдрәсәсе каршында оештырылган татар теле курслары уңышлы гына эшләп килә. Бу курсларга шәкертләр белән беррәттән, барлык теләүчеләр йөри ала. Курслар үткәрү өчен махсус дәреслекләр дә, уңайлы шартлар да бар. Сөйләм телен үзләштерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100