Казанда имамнарның чираттагы курслары башланды

Бу юлы Татарстан, Чувашстан, Саратов һәм Пермь дин әһелләре белемнәрен күтәрә

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Идел буе федераль төбәге имамнарының дүртенче төркеме Казанга гыйлемнәрен арттырырга җыелды. Аларның укулары 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы Татарстан, Чувашстан, Саратов һәм Пермь дин әһелләре белемнәрен күтәрә.

Укулар башлану уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм башкалар катнашты.
Ун көн дәвамында имамнарга ислам өйрәтүләре, хокуклары, Исламда дини агымнар, татар халкы дини-рухи мирасы, диннәргә кагылышлы Россия законнары турында мәгълүмат биреләчәк һәм башка төр дәресләр укытылачак. Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллимнәре, дөньяви һәм дини уку йортларының алдынгы дин белгечләре алып бара. Уку вакытында Татарстан вәкилләре, Казан мәчетләре имамнары белән очрашулар да каралган.

Билгеле булганча, 2013 елның 21 октябрендә Казанда Имамнар квалификациясен күтәрү төбәк үзәге эшли башлады. Агымдагы елда үзәк оештырган курслар 21 октябрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә үзәктә барысы 125 кеше белемнәрен ныгытыр дип көтелә. Россия ислам институты тарафыннан Идел буе төбәкләре имамнары өчен 3 төрле уку-укыту программасы әзерләнде. Программалар имамнарның әзерлеген исәпкә алып төзелгән, 72 академик сәгатькә исәпләнгән, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.