Роспотребнадзор дини бәйрәмнәрдә Covid-19 профилактикасы турында искәртте

Храмнар һәм мәчетләр эшен оештыру буенча тәкъдимнәр май аенда ук чыккан иде.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Дини бәйрәмнәрдә Covid-19 коронавирусыннан саклану буенча барлык чараларны да үтәргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Катнашучылар санын киметү, алыштыру, күчерү, кыскарту өлешендә кулланыла торган барлык карарлар да руханилар тарафыннан кабул ителә. Без катгый рәвештә таләп кертә алмыйбыз, чөнки бу бәйрәмнәрнең дин тотучылар өчен кирәк булуын аңлыйбыз. Һәм без алар [бәйрәмнәр] үтә торган форматта да профилактика кагыйдәләрен үтәүгә өндибез», — ди спикер.

Любовь Авдонина искә төшерүенчә, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор тәкъдимнәре май аенда ук чыкты. Димәк, мөселман һәм православие бәйрәмнәре Covid-19 профилактикасының барлык чараларын да исәпкә алып үткәрелде.

«Бүген руханилар безне яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә хуплавын күрәбез. Һәм дини хезмәтләрне, бәйрәмнәрне туктатуда катгый таләпләр бөтенләй юк һәм була да алмый, чөнки дин тотучылар тарафыннан да сакланган гомуми чаралар, гомуми эш, профилактиканың гомуми чаралары бар», — диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.