Әгерҗедә узган Азан әйтүчеләр бәйгесендә дүрт яшьлек балалар да катнашты

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә беренче, икенче урын алучылар зонада үткәрелүче бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

(Әгерҗе, 2 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Кырынды авылындагы Төрдәле мәчетендә мәзиннәр арасында узган Азан әйтүчеләр бәйгесендә дүрт яшьлек балалардан алып сиксән яшьлек өлкәннәргә кадәр катнашты, дип яза район газетасы.

Бәйгене 4-7 яшьлекләр башлап җибәрде. Алар азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп күңелдән укып күрсәттеләр. Чишмә авылы малае, ике яшеннән үк азан әйтә белүче 4 яшьлек Яхъя Корбанов та осталыгы белән таң калдырды. Бәйгедә катнашучыларның яшьләре төрле иде. Мәсәлән, 20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Яңавылдан Рөстәм Галиев кебек яшьләр дә, Кодаштан 83 яшьлек Миңнефлүр Шакиров кебек өлкәннәр дә бар иде. Аларның күбесе имам-хатиб та, мәзин вазифасын да үзләре башкаралар. Зур тәҗрибәле шушы дин әһелләре азанны анык, аңлаешлы һәм аһәңле итеп әйтә беләләр. Бәйгедә дә алар бер-берсеннән яртышар баллга гына калыштылар. Ямурзадан 29 яшьлек Нурислам Хәкимов беренчелекне яулады. Чишмәдән Габдулла Корбанов – икенче, Кырындыдан 80 яшьлек Әсгать Нәҗмиев – өченче урында.

–Мин КФУның Алабуга филиалында укыйм. Туган авылымда шундый күркәм бәйге үткәрелүен ишеткәч бик шатланып кайттым. Берничә ел элек Кырынды мәчетенә йөреп Коръән укырга өйрәнгән идем. Азан әйтергә Кырынды имам-хатибы хаҗи Мөбин хәзрәт Кәримуллин өйрәтте, – диде Рамис Исмәгыйлев.

–Туган авылым Кырындыда ике мәчетнең дә гөрләп эшләве турында бик еш ишетеп торабыз, газеталардан да укып беләбез. Безнең ТНВ җитәкчелеге дә бүгенге чараны яктыртырга тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Бәйгедә энем Дилназ да катнашты. Ул Төрдәле мәчетендә мөгаллимә Илсөяр апада дин гыйлеме үзләштерә. Бик күңелле бәйге булды, – диде ТНВның “Манзара“ тапшыруы хәбәрчесе Илнар Харисов.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә беренче, икенче урын алучылар зонада үткәрелүче бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар, диелгән район хәбәрендә.