Быел 16 елабугалы хаҗ кылачак

Алабуга делегациясен Мидхәт хәзрәт Кадыйров җитәкли

(Алабуга, 2 ноябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Быел 16 елабугалы хаҗ кылачак. Районда яшәүче 3 кеше хаҗга китте инде. 13 кешедән торган төп төркем Алабугадан 6 ноябрьдә китәчәк.
Алабуга делегациясен Мидхәт хәзрәт Кадыйров җитәкли. Узган ел 15 алабугалы хаҗ кылган иде.