Әлбир Крганов: Сириядә мөселман галимнәренең рус теле белән кызыксынуы арта

Сирия мәктәпләрендә икенче чит тел сыйфатында рус телен укытырга ниятлиләр.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Сириядә рус теле белән кызыксыну, шул исәптән мөселман галимнәрендә дә арта дип саный. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Әлбир Крганов бу фикерен дүшәмбе көнне Мәскәүдә матбугат конференциясендә әйткән. Әлеге чарада Россиянең Сирия мәктәпләрендә рус телен укытуны кертергә ярдәм итүе турында фикер алышканнар.

Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының җаваплы секретаре Сергей Мельников Дамаск шәһәренә барып кайткан. Ул Сириядә мәгариф министры белән Сирия мәктәпләрендә икенче чит тел сыйфатында рус телен укытырга ниятләүләре турында фикер алышкан.

"Процесс бара инде. Сирия министры Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашуын әйтте һәм алар шушы мәсьәлә хакында фикер алышкан", - дигән ул матбугат конференциясендә.

Кремль хакимияте вәкиле Россия мәгариф министрлыгына Сириягә рус телен укытуда ярдәм итү мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткән. "Бу методистлар әзерләү һәм башка формалар булырга мөмкин", - дигән ул.