Болгарда Россия мөселманнарының дини мирасы турында фикер алышачаклар

Болгар ислам академиясендә берничә фәнни конференция узачак.

(Казан,2 октябрь, «Татар-информ»). 13-19 октябрьдә Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» I Халыкара форумы була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Форум галимнәр һәм экспертлар, җәмәгать һәм дин әһелләренең көчен Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышу һәм хәл итүгә багышлана.

Чарада катнашучылар Россия ислам дине тәгълиматын һәм ислам мәгарифен үстерү, хәзерге Россия Федерациясе шартларында мәдәни-цивилизацион һәм диниара диалогны ныгыту һәм дөньяда глобальләшү мәсьәләләренә дә кагылачак.

«Дини мираста традицияләр һәм яңарыш» халыкара Болгар укулары (13-15 октябрь), «Ислам һәм җәмгыять: төбәк аспекты» (14-16 октябрь) Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе, «Глобальләшү чорында дини карарлар эзләү» III Мәрҗани укулары (15-17 октябрь), «Россиядә һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданлык тәңгәллеген формалаштыру» (17-19 октябрь) кебек халыкара фәнни-гамәли чаралар оештырылачак.

Болгар ислам академиясе форумны Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк диния Нәзарәте, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә уздыра.