Ульяновск өлкәсенең Папау авылында мәчет янында беренче тапкыр корбан мәҗлесе булды

Районның Аталар советы җитәкчесе Рамил Летфуллов бәйрәмдә катнашучы барлык балаларны да туңдырма һәм татлы мамык белән сыйлады.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районының Папау авылы мәчете янындагы мәйданда корбан мәҗлесе узды.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, анда төрле буын вәкилләре — өлкәннәр, яшьләр, балалар — барлыгы 130дан артык кеше катнашты.

Мәҗлестә катнашучыларны Чардаклы район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Папау мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт, татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов, Мирный бистәсе мәчете имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов сәламләделәр.

Алар милләттәшләребезне бергә һәм бердәм булырга, традицион ислам кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшырып яшәргә өндәделәр.

Җирле татар автономиясе рәисе урынбасары, районның Аталар советы җитәкчесе Рамил Летфуллов бәйрәмдә катнашучы барлык балаларны да түләүсез туңдырма һәм татлы мамык белән сыйлады.

«Папау авылында корбан мәҗлесе беренче тапкыр шулай зурдан үткәрелде. Олылар да, балалар да бик канәгать калдылар. Йөзләрендә иман нуры балкып торган гөнаһсыз малайлар һәм кызлар әти-әниләре, әби-бабайлары белән янәшә утырып, вәгазьләр тыңладылар, аннары корбан ите, туңдырма һәм татлы мамык белән сыйландылар. Әлеге шатлыклы бәйрәм мизгелләре аларның күңелләрендә озак сакланачак», — ди Чардаклы районының Аталар советы рәисе Рамил Летфуллов.