Ульяновск өлкәсе Папау авылында Корбан мәҗлесе узды

Җирле татар автономиясе рәисе урынбасары Рамил Летфуллов бәйрәмдә катнашучы барлык балаларны да туңдырма һәм татлы мамык белән сыйлады.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Чардаклы районының Папау авылы мәчете янындагы мәйданда корбан мәҗлесе узды. Анда төрле буын вәкилләре — өлкәннәр, яшьләр, балалар — барлыгы 130дан артык кеше катнашты.

Мәҗлестә катнашучы мөселманнарны Чардаклы район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Папау мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт, татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов, Тынычлык бистәсе мәчете имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов сәламләделәр.

Алар милләттәшләребезне бергә һәм бердәм булырга, традицион ислам кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшырып яшәргә өндәделәр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Җирле татар автономиясе рәисе урынбасары Рамил Летфуллов бәйрәмдә катнашучы барлык балаларны да туңдырма һәм татлы мамык белән сыйлады.

«Папау авылында Корбан мәҗлесе беренче тапкыр шулай зурдан үткәрелде. Олылар да, балалар да бик канәгать калды. Йөзләрендә иман нуры балкып торган гөнаһсыз малайлар һәм кызлар әти-әниләре, әби-бабайлары белән янәшә утырып, вәгазьләр тыңладылар, аннары Корбан ите, туңдырма һәм татлы мамык белән сыйландылар. Әлеге шатлыклы бәйрәм мизгелләре аларның күңелләрендә озак сакланачак», — диде ул.