news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете ачылды

Хәзерге вакытта районда 34 мәчет эшли.

Мөслим районы Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете ачылды
http://dumrt.ru

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 31 июль көнне Мөслим районы Тойгелде авылында «Кыйбла» мәчете ачылды.

«Кыйбла» мәчете — Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете. Ул авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка басты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчет 6×12 метр зурлыгында, бер катлы, кирпечтән төзелгән. Тәһарәтханә, ашханә һәм склад бар, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчет 150 кешене сыйдыра ала.

Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков килде.

Равил хәзрәт Зөфәров мәчет төзүгә зур өлеш керткән иганәчеларгә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Күп еллар Тойгелде авылы имамы вазифасын үтәгән, ислам динен таратуда күрсәткән тырышлыгы өчен Фоат хәзрәт Хәбибуллин нәзарәтнең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде. Мәчеттә беренче өйлә намазы укылды.

Хәзерге вакытта Мөслим районында 34 мәчет эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100