news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балашов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Россиядә Ислам тарихы турында лекция узды

Күчмә лекцияләр циклы Саратов өлкәсендә Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында планлаштырылган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Узган җомгада «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделманов Балашов шәһәрендә булды, анда Җәмигъ мәчетендә мәхәлләсе халкына Россиядә Ислам тарихы турында лекция укыды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Рөстәм хаҗи үз чыгышында безнең илдә ислам тарихында аеруча зур әһәмияткә ия булган урыннарны— Идел буе Болгары, Наровчат, Дербентны билгеләп үтте

Очрашу ахырында Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмановка танып-белү лекциясе өчен рәхмәт белдерде һәм мондый чараларның мөһимлеген искәртте.

«Без Сезне кабат Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган яңа лекцияләр белән күрүебезгә шат булырбыз», - диде Ильяс хәзрәт Юнкин.

Күчмә лекцияләр циклы Саратов өлкәсе территориясендә Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында планлаштырылган. Элегрәк мондый очрашулар Энгельс, Вольск һәм башка шәһәрләрдә узган.

Билгеле булганча, 2022 елда Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Григориан елъязмасы буенча бу хәл 922 елда хәзерге Россия территориясендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100