Татарстан мөфтие Түбән Кама колониясендәге тоткыннарга Корбан гаете хакында сөйләде

Сүз гомумән алганда шулай ук намазның әһәмияте, изге гамәлләр башкаруның савабы хакында барды.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камада урнашкан 4нче төзәтү колониясендә булды. Очрашуда мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Колония мәчетендә Камил хәзрәт, гадәттәгечә, рухи вә тәрбияви вәгазьләр сөйләде, Корьән аятләреннән аңлатмалар китерде, үгет-нәсихәтләрен җиткерде һәм тоткыннарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Сүз гомумән, Корбан гаете, намазның әһәмияте, изге гамәлләр башкаруның савабы хакында барды. Җәзага тартылган мөселманнарны күбрәк гөнаһлардан арыну, Аллаһы Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итү һәм үтенүгә бәйле сораулар борчыды. Татарстан мөфтие иректән мәхрүм ителгән дин кардәшләребезне мөмкин кадәр ешрак дога кылырга һәм тәүбә итәргә өндәде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, башка еллардагы кебек үк, Корбан гаетендә республикабыз колонияләренә Корбан итләре, җиләк-җимеш, тәм-томнар таратылачак, диде Камил хәзрәт очрашу ахырында.