Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды
Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән, барлык катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Диния Нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәтендә «Яраткан хәдисем» иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Барлыгы жюри әгъзалары тарафыннан Россиянең төрле төбәкләреннән Үзәк мәчеткә китереп тапшырылган 20гә якын иҗади эшне бәяләде. Аеруча зур активлыкны Бөгелмә, Лениногорск, Курган өлкәсе мөселманнары күрсәтте.
Бәйге 1нче июньдә игълан ителгән иде. Анда катнашу өчен гаиләләр төрле хәдисләрнең эчтәлеген тасвирлаучы сәнгать эшләрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Һәр гаиләдән бер генә рәсем кабул ителде. Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урынга Лениногорскидан Ишбулатовлар гаиләсе һәм Усмановлар гаиләсе, 2нче урынга Бөгелмәдән Таһировлар һәм Вәлиевләр гаиләләре, 3нче урынга Бөгелмәдән Низамовлар һәм Андреевлар гаиләләре лаек булды.
«Тырышлык өчен» номинациясендә Гаязова Рушания Якуп кызы, «Үзенчәлекле булганы өчен» номинациясендә Мәһдиев Ибраһим Вәгыйзь улы җиңделәр.
Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән, барлык катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз