ТР мөфтие “Холокост һәм бу фаҗига вакытында яһүдиләрне коткарган мөселманнар” түгәрәк өстәлендә катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда күптөрле дин һәм милләт вәкилләре яшәве хакында сөйләде

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия), вөҗдан һәм дин иреге хокуклары мәсьәләләренә багышланган конференция башланганчы, түгәрәк өстәлдә катнашты. Әлеге чара “Холокост һәм бу фаҗига вакытында яһүдиләрне коткарган мөселманнар” дип аталды. Түгәрәк өстәл Бөекбритания делегациясе тарафыннан оештырылды.

Чарада мөселманнарның сугыш елларында, никадәр куркыныч булуга карамастан, яһүдиләрне коткарулары, аларга үлемнән качарга ярдәм итүләре турында күпсанлы мисаллар китерелде. Холокост вакытында һәм хәзерге вакытта мөселманнар белән яһүдләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыштырылды.

Камил хәзрәт “түгәрәк өстәл”дә Татарстан мөселман өммәтенең православиелеләр һәм яһүдләр белән хезмәттәшлегенә, үзара дустанә мөгамәләдә булуларына игътибар юнәлтте, республикада күптөрле дин һәм милләт вәкилләре яшәве хакында сөйләде. Җитәкчеләрнең динара, милләтара татулыкны саклау мәсьәләләренә җаваплы караулары турында әйтте.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белдерә.