Азнакай районы һәм шәһәре хәзрәтләренә имам-хатыйб булу хокукы бирелде

Муллаларга ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең шәһадәтнамәләре тапшырылды
(Азнакай, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакайның Ак мәчетендә район һәм шәһәр имам-хатыйбларына Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәтенең шәһадәтнамәләре тапшырылды, дип хәбәр итә “Маяк” хәбәрчеләре.
Шәһадәтнамәләрне Татарстан Диния Нәзарәтенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Җәмил хәзрәт Хәлирахманов һәм Азнакай шәһәре имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов тапшырды. Тантанада шулай ук Азнакай район Советының мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов катнашты, имам-хатыйбларны район башлыгы Рәфис Галиев котлады, игелекле эшләрендә уңышлар теләде.
Җәмил хәзрәт үз чыгышында имам-хатыйбларга халыкка якын булырга, аларның ышанычын акларга, укучыларга дини, әхлак тәрбиясе бирү юлында армый-талмый эшләргә, ихлас булырга чакырды. “Имам халыкка динне өйрәтсә, кайгы-хәсрәт килгәндә кайгысын уртаклашса, ярдәм итсә, халык та мәчеткә ярдәм итәр, аңа хөрмәт, ихтирам белән карар”,- диде ул. Әмирҗан хәзрәт тә үзе эшләгән өч ай эчендә башкарган эшләренә нәтиҗә ясаганнан соң, шул ук фикерләрне ассызыклады.