“ТурасЦентр”ның хәләл продукцияләре стандартларга туры килә

Яшь булуга карамастан, оешма “Турас” халыкара компанияләр группасы исеменнән эш итә
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). “ТурасЦентр” компаниясе продукцияләре хәләл стандартларга туры килә, диелә Halalpages.ru сайтыннан алынган хәбәрдә. Якын көннәрдә исә Россия Мөфтиләр шурасы каршындагы стандартлаштыру һәм сертификацияләр тапшыру үзәге вәкилләре белән “ТурасЦентр” оешмасы хезмәткәрләренең очрашуы да булып узды.
“ТурасЦентр” ҖЧШ әле яшь оешмалардан санала. Шулай булуга да карамастан, хәләл сәүдә базарында ул “Турас” халыкара компанияләр группасы (Мисыр — Россия) исеменнән эш итә, оешманың товарларын Россия һәм БДБ илләренә чыгаруда эш алып.
Әйтергә кирәк, оешманың иң танылган продукцияләреннән берсе — кара әнис мае. “Турас” дигән бренд астында әлеге майның алты төре тәкъдим ителә. Тагын шунысы: оешманың әлеге продукциясе Россия медицина фәннәре академиясенең туклану институты тарафыннан хупланган һәм Россия даруханәләр челтәрендә сату өчен сертификацияләнгән.