Уфадагы Коръән уку бәйгесендә 500 кеше катнашты

Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә кичә изге китабыбыз – Коръән-Кәримне сәнгатьле уку буенча республика бәйгесе булып үтте
(Уфа, 2 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә кичә изге китабыбыз – Коръән-Кәримне сәнгатьле уку буенча республика бәйгесе булып үтте.
Мәдрәсә ректоры Илдар хәзрәт Малахов шушы бәйге азагында ясаган чыгышында быелгы бәйгенең тагын да колачлырак үткәнлеген әйтеп, шатлыгы белән уртаклашты.
“Быелгы бәйгегә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 500дән артык кеше килде, - диде Илдар хәзрәт. - Алар һәммәсе дә үз төбәкләрендәге сайлап алу өлешен үтә алган дин кардәшләребез. Бәйгедә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында өлкән һәм урта яшьтәге ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да булды. Әмма иң зур күпчелеге балалар иде. Менә монысы инде аеруча куанычлы”.
Быелгы Коръән уку бәйгеләре дә, узган еллардагыча ук, төрле номинацияләрдә оештырылды. Изге китабыбызның 1/30 өлешен белүгә дәгъва итүчеләр аерым бәяләнде. Шулай ук Коръәнне тулысынча белүчеләр дә көч сынашты. Ә балалар, хатын-кызлар арасында аерым-аерым бәйгеләр үтте.
Быелгы бәйгедә бәяне Башкортстандагы киң билгеле дин белгечләре белән бергә, Мисырдан килгән мөгаллимнәр дә бирде.
Җиңүчеләрне билгеләү җиңелдән түгел иде, чөнки укымышлы шәкертләр, дин әһелләре бик күп булды. Шулай да иң көчлеләр аерып билгеләнде һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Коръәнне иң матур һәм хисле уку бәйгесендә Бәләбәй районының Приют авылыннан Әбдрәхим Шәмсетдинов җиңеп чыкты. Ноутбук белән бүләкләнде ул.
Учалыдан имам-хатип Дамир Әхмәдиев та шәхси компьютерга лаек дип табылды. Ул җитәкләгән мәчеттән шушы бәйгедә иң күп дин әһелләре – егермедән артык кеше катнашты.
Коръән уку бәйгесе күңелле тәмамланды – балаларны теплоходта Агыйдел буйлап сәяхәткә алып чыктылар.