Июльдә балалар өчен “Йөрәкләрнең энҗе бөртеге” дигән бәйге уза

Бәйге “Иң талантлы бала”, “Иң акыллы бала” һәм “Рухи яктан бай бала” номинацияләрендә оештырыла
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Июль аенда ТР Диния нәзарәте Татарстан мөслимәләр берлеге белән берлектә мәктәп яшендәге балалар өчен бәйге уздыра. Мөфтиятнең рәсми сайты хәбәрләренә караганда, бәйге “Иң талантлы бала”, “Иң акыллы бала” һәм “Рухи яктан бай бала” номинацияләрендә оештырыла.
Бәйгедә катнашу өчен заявкалар агымдагы елның 25 нче июненә кадәр ТР Диния нәзарәте бинасында кабул ителә.
Бәйгенең төп призы – Төркиядәге балалар спорт-сәламәтләндерү пансионатында ял итү. Пансионатка юлламаны “Идел-Хаҗ” төбәкара гыйбадәт үзәге бирә.