Татарстанда иман йортларының саны арта

Татарстанда иман йортларының саны арта

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә Татарстанның Мамадыш районы Яңа Комазан авылында мәчет ачу тантанасы була. Анда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты рәисе Ильяс Җиһаншин катнашачак.

Яңа Комазан авылына XVIII йөздә үк нигез салына. Заманында аның үз мәчете дә була. Иртәгә ачыласы мәчет искесе урынына агачтан салынган. 150 кешегә исәпләнгән иман йорты шушы авыл туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче эшмәкәр икетуган Мәннүр һәм Фоат Гәрәевләр, шулай ук аларның Мамадыш районында яшәүче башка туганнары тырышлыгы белән төзелгән. Мәчет Фоат Гәрәевнең әнисе хөрмәтенә «Рәшидә» мәчете дип аталачак.

Тагын бер иман йорты республиканың Әтнә районы Дусым авылында да ачылачак. Әлеге тантанада Казаннан Россия Ислам университетының беренче проректоры Сөләйман Зарипов катнаша.