Түбән Камада яңа мәчетнең стеналарын күтәрә башладылар

Узган елның декабрендә мәчетнең нигез ташы салынган иде.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Түбән Каманың 35нче микрорайонында яңа мәчет диварларын күтәрә башладылар. Бу хакта «НТР 24» каналы хәбәр итә.

Үзәк Җәмигъ мәчетенең матбугат хезмәтендә, Түбән Каманың битараф булмаган халкы ярдәме белән 600 поддон кызыл кирпеч сатып алынганлыгы турында сөйләделәр. Тагын өч йөзне сатып аласы калган.

Элегрәк Түбән Камада мәчет өчен кирпеч сатып алуга акча җыю буенча акция игълан ителгән иде.

«Мәчет төзелешендә катнашырга теләүчеләрнең моны эшләү мөмкинлеге бар әле. Чынлыкта бу зур эштә катнашу бу бик сирәк мөмкинлек», — диделәр мәчетнең матбугат хезмәтендә.

Мәчеткә беренче таш салу узган елның декабрендә булды.

Бүгенге көндә Түбән Кама районында өч мәчет төзелә. 35а микрорайонындагы мәчет мәйданы барлык шәһәр халкы өчен дә уңайлы урын булачак. Биредә парк, ял итү зоналары ачылачак, ә бинага керү баскычсыз була. Мәчет, ким дигәндә, 400 кешене сыйдыра алачак, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.