Элекке Хисап палатасы җитәкчесе Сергей Степашин татарстанлыларга икона бүләк итте

Җавап итеп, протиерей Павел Чурашов Степашинга сувенир йомырка бүләк итте.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Татарстанга сәяхәте кысаларында РФ Хөкүмәтенең элекке рәисе һәм РФ Хисап палатасының элекке рәисе Сергей Степашин Алексеевское бистәсендәге Воскресенский храмына Сергий Радонежский иконасын бүләк итте дип яза "Заря" газетасы.

Хәзер Сергей Степашин Палестинаның Император православ җәмгыятен җитәкли. Кунак храмга килгән халык белән очрашты. Протоиерей Павел Чурашов Сергей Степашинга пасха атнасы өчен традицион булган сувенир йомырка һәм Россияне саклаучы булып саналган изге Федор Ушаков иконасын бүләк итте.

Сергей Степашин җитәкчелек иткән җәмгыять Иерусалимдагы православ христианнар өчен изге саналган урыннарга сәяхәтләр оештыра. Сергей Степашин Алексеевский районы халкына рәхмәтен җиткерде.