news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Ваһһабчылык һәм сәләфичелек милли үзаңны юкка чыгара

Илнар Гарифуллин фикеренчә, татарларда исламда милли мәдәнияттән кергән гореф-гадәтләр булу аптырарлык хәл түгел.

Илнар Гарифуллин: Ваһһабчылык һәм сәләфичелек милли үзаңны юкка чыгара
Рамил Гали

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин милли үзаңны саклап калу өчен ваһһабчылык һәм сәләфичелеккә каршы торырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «ТНВ» каналының «Татарлар» тапшыруында сөйләде.

«Без ваһһабчылык һәм сәләфичелеккә каршы торырга тиеш, чөнки ул юнәлешләр милли үзаңны юкка чыгара. Ваһһабчылык һәм сәләфичелектә миллилек юк дибез, чөнки алар мәзһәбләрне кабул итмиләр», — ди Илнар Гарифуллин.

Тарих фәннәре кандидаты мәзһәбләрнең миллилек белән бәйләнешен дә аңлатып китте. «Без хәнәфи мәзһәбенә кергән мөселманнар. Нәкъ хәнәфи мәзхәбенең бер үзенчәлеге бар. Ул мәзһәб кенә җирле милли гореф-гадәтләргә уңай карый», — ди ул.

Илнар Гарифуллин фикеренчә, татарларда исламда милли мәдәнияттән кергән гореф-гадәтләр булу аптырарлык хәл түгел.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу турыда фикерен әйтте. «Һәр халыкта исламның үзенчәлекләре бар. Ул гореф-гадәтләр һәм тарих белән бәйле. Гореф-гадәт ислам нигезендә үткәрелсә, халык өчен аның зыяны юк. Шуның нигезендә исламны саклап калып та була», — ди тарихчы.


Галерея: "Татарлар" тапшыруы: Дин һәм милли аң
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100