news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге башланды

Өч җиңүчегә 100 әр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге башланды
Владимир Васильев

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесе башлану турында хәбәр итә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.

Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу.

Бренд идеясе дигәндә, аның концепциясе, график сурәте (логотип) һәм шигаре күзаллана. Оештыручылар ниятләвенчә, бренд идеясе Россиядә һәм дөнья күләмендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын иң уңышлы ысул белән күрсәтергә тиеш.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 30 майга кадәр ясала. Өч җиңүче билгеләнәчәк. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бренд идеяләрен бәяләгәндә (бренд идеясе концепциясе, аның график сурәте һәм шигаре) теманы ачу тирәнлеге; иҗади якын килү; идеяләрнең һәм сәнгать чишелешенең чагылышы; конкурс тематикасына туры килү; юбилей чараларының эчтәлеген чагылдыру; идеянең һәм сәнгати бирелешенең оригинальлеге һәм уникальлеге; осталык; эскизның эчтәлеге; техник үтәлеш кебек критерийлар кулланыла. 

Бәйгенең шартлары турында тулырак Нигезләмәдән укып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100