«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар

Әлеге чара совет заманында дин дәресләрен алып барган, галим Габделхак Мөхәммәдсадыйк улы Садыйковның тууына 125 ел, вафатына 30 ел тулуга багышланды.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кичә, Рәҗәб аеның алтынчы көнендә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алу кичәсе үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара совет заманында дин дәресләрен алып барган, галим Габделхак Мөхәммәдсадыйк улы Садыйковның тууына 125 ел, вафатына 30 ел тулуга багышланды.

Габделхак Садыйков 1908елларда «Мөхәммәдия»дә белем ала. Шәкертләр әлеге шәхеснең биографиясе белән танышты. Әлеге чарада Габделхак хәзрәтнең кече улы Мәгъсүм абый, шулай ук Габделхак хәзрәтнең туганы һәм укучысы, Яшел үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин катнашты. Алар искә алу кичәсендә шактый күп мәгълүматлар бирделәр. Соңыннан Коръән укып догалар кылынды.