"Ислам. Беренче адымнар" мәктәбендә яңа сезонда йөздән артык кеше ислам нигезләрен өйрәнә

Галиев мәчетендә шимбә көнне уза торган дәресләргә 14 яше тулган һәм теләге булган һәркем йөри ала.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Айгөл Минһаҗева). Бүген Казанның Галиев мәчетендә "Ислам. Беренче адымнар" дип аталган бер көнлек мәктәп проектының өченче сезоны башланды. Яңа сезонда 130дан артык кеше ислам дине нигезләрен өйрәнәчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгече Лилия Ильясова сөйләде.

  • "Ислам. Беренче адымнар" дип аталган бер көнлек мәктәпкә 14 яше тулган һәркем йөри ала. Биредә дини белем алу өчен беренче адым ясаучы кешеләргә ислам нигезләре өйрәтәләр. Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан көндезге бергә кадәр була. Биш дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам нигезләрен тиз арада нәтиҗәле итеп үзләштерү мөмкинлеге була. Атна саен бер дәрес үткәрелә.

“Татарстанда ислам дине буенча башлангыч белем бирә торган мәчет курслары, мәдрәсәләр, ислам институты һәм Болгар академиясе бар. Ә исламның нигезләрен гади телдә өйрәтү курслары юк иде. Шәригатьне тулысынча өйрәнергә түгел, ә намаз укырга һәм ураза тотырга теләгән кешеләр бик күп. Шуларны истә тотып, безнең проект килеп чыкты”, - диде оештыручы Лилия Ильясова.

Бүгенге кереш дәрестә ислам терминологиясен, ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләрне, тәһарәт алу тәртибен өйрәнәләр.

“Йөзләп хатын-кыз һәм утыз ир-ат килде. Чарада буласын бүген инстаграмда күреп килгән кешеләр дә булды”, - диде ул.

Бүгенге чараның махсус кунагы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин исламда беренче адым ясаучыларга вәгазь укыды.