Илдар Әюпов Коръәнне үзлектән укырга өйрәнү өчен махсус кушымта ясаган

Кушымтада гарәп телендәге текстны өйрәнү курсы структуралаштырылган һәм интерактив уку мөмкинлеге булдырылган.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). “Теория” дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов Тәҗвид - Коръәнне үзлектән дөрес итеп укырга өйрәнү өчен махсус интерактив кушымта ясаган. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

"Россия мөселманнары Диния нәзарәте өчен Тәҗвид - Коръәнне үзлектән укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә торган кушымта ясадык", - дип яза Илдар Әюпов.

Кушымтада гарәп телендәге текстны өйрәнү курсы структуралаштырылган һәм интерактив укытыла. Биредә текстлы дәресләр, үз-үзеңне тикшерү, һәр дәрестән соң интерактив күнегүләр башкарып, алынган белемнәрне ныгыту өлеше бар, диелгән бу хәбәрдә.

"Ясаган вакытта үзебез дә гарәпчә шактый гына яхшы укый башладык", - ди Илдар Әюпов.

Дәресләрне тыңлап та була. Айфонда һәм андроид операцион системасында урнаштыру мөмкинлеге каралган.